«Светофор». Түбән Каманыж «Веста» үзәге

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 17 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: зур моторика һәм гомуми координацияләү күнекмәләрен, җитезлек, тизлек, аяк һәм кул көчен үстерү.

Төркемле дәрес «Таганнар» күнегүеннән башланды. Балалар идәнгә утырдылар, аякларын алга сузып, скакалканы ике тапкыр бөкләп, аяк табанына эләктереп тарттырдылар. Тигезлекне саклап калырга тырышып, аякларны тездән бөкләмичә, артка, алга иелделәр. Күнегүләрне башкару авыр булган балаларга белгеч ярдәм итте. Дәрес туп белән күнегүләр үтәү белән тәмамланды. Катнашучылар башта тупны бер-берсенә ыргыттылар, аннары тупны өстән ыргыттылар, ә астан тотып тордылар.

Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр. Дәрес катнашучыларда кызыксыну, уңай эмоцияләр уятты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International