«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Җил, давыл, һәлакәт” темасына презентация күрсәтелде

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның  23 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Җил, давыл, һәлакәт” темасына презентация күрсәтелде.

Шөгыльнең максаты булып табигать афәтләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм куркыныч туганда саклану чараларын искә төшерү торды.

Шөгыль башында тәрбиячеләр табигать афәтләре турында әңгәмә үткәрделәр. Безнең якларда була торган табигый катаклизмнар турында сөйләштеләр.

Икенче өлештә презентация күрсәтелде, анда төрле табигать казалары килгәндә саклану чараларын дөрес куллану алымнары күрсәтелде.

Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International