ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

   Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль  ярдэм күрсәтү үзәгенең   өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә  196 өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кеше исәптә тора. Яңа ел башыннан  белгечләр график нигезендә,  хезмәт җыелмаларыннан файдаланучыларга күрсәтелә торган эшнең сыйфатын тикшерү максатыннан, өлкән яшьтәгеләрнең  яшәү урыннары буенча йөрделәр.

2020 нче елның 28 нче гыйнвары көнне "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова 16 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Өй хайваннары" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: йорт хайваннары турында белемнәрне киңәйтү.

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар өчен «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: практикада үз хисләреңне билгеләргә, тискәре эмоцияләр кичерүдә төркем әгъзалары арасында ни дәрәҗәдә охшаш булганны күрергә өйрәнү.

Хәзерге вакытта иң актуаль проблема булып тормыш сыйфатын күтәрү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарны арттыру тора. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тормышка ашырыла торган «Скандинавская ходьба»технологиясе эшләнде.  Норлат районының өч авылында урнашкан скандинавия йөреше буенча шөгыльләр үткәрелә.

 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәге   балаларын шушы куркыныч сугыш геройлары һәм вакыйгалары белән таныштыруны дәвам итәбез.

2020 елның 31 гыйнварында совет очучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Валентина Степановна Гризодубовага 100 яшь тула. Бу көнне тәрбияче Гарипова Р.Ш. балаларга Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән аның тормышы һәм  дошман объектларын бомбардировкалауга, сугыш кирәк-яракларын, хәрби йөкләрне алдынгы фронтка  җиткерү, Бөек Ватан сугышы вакытында партизан отрядлары белән элемтә урнаштыру өчен ясаган сугышчан очулары турында видеофильм карадылар.

Үзәктә әхлакый-патриотик хисләрне ныгытуга, илебезнең данлы үткәненә хөрмәт һәм Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган кешеләр өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар уза.

       2020 нче елның 29 нчы гыйнварында «Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәнү»технологиясе буенча чираттагы шөгеллэнү узды.

   28 январь 2020 ел  Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Фәрхетдинова Р.Р. җитәкчелегендә «Мамык таякчыкларыннан шар – чәчәк» ясадылар.

"Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М .И. ветеран белән «якшәмбе көне» үткәрде.

  Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2020 елның гыйнварыннан башлап өстәмә һәм профилактик медицина тикшерүләре, скрининглар үткәрү һәм диспансерлаштыру өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына  китерү буенча уңышлы эш алып барылуын дәвам итә.  Беренче кварталга 456 кешене китерү планлаштырыла.  Өлкән яшьтәге гражданнар өчен бу әлбәттә көтелмәгән хәл булды: аларга аерым игътибар  һәм чиратсыз табибка эләгү мөмкинлеге бирелә. Мондый эш иртә стадияләрдә сәламәтлекнең төрле патологияләрен ачыклауга ярдәм итә, бу исә өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын озынайтуга ярдәм итәчәк.

       2020 ел 30 гыйнварында “Кайгырту” приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кошлар һәм аларның тормышларын сурәтләгән фотоиллюстрацияләрне карау»дигән уеннар белән дәрес үткәрде. Максаты: туган як кошларының тормышы һәм аларның үзенчәлекләре турында күзаллауны киңәйтү һәм ачыклау, тере һәм тере булмаган табигать белән бәйләнешне күрү, логик фикерләүне үстерү. Гади һәм катлаулы тәкъдимнәрнең структурасын камилләштерергә, балалар сөйләмендә аналоглар буенча төзелгән сүзләрне активлаштырырга.  Әйләнә-тирә табигатькә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International