Озын гомерлеккә беренче адымнар ясадык

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта иң актуаль проблема булып тормыш сыйфатын күтәрү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарны арттыру тора. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тормышка ашырыла торган «Скандинавская ходьба»технологиясе эшләнде.  Норлат районының өч авылында урнашкан скандинавия йөреше буенча шөгыльләр үткәрелә.

Бүген шөгыль Кычыткан авылында оештырылды. Беренче йөз адым ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Скандинавия йөреше техникасы бар, аны үтәү нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Таякларны алырга һәм гади генә барырга ярамый. Төркем җитәкчесе Сәгыйрова Гөлүсә ничек дөрес йөрергә һәм суларга кирәклеген күрсәтте. Бер сәгать чамасы өлкән яшьтәге гражданнар табигать кочагында ял иттеләр. Биредә алар физик яктан гына шөгыльләнмичә, хис-кичерешләре, яңалыклары белән дә уртаклаштылар, шулай итеп, сөйләшүләр артында вакыт бер мизгел кебек үтеп китте, бары тик җиңел арыганлык хисе генә калды  Күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алгач, беркем дә өйләреннән таралырга теләмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International