«Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә планлы визитлар

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль  ярдэм күрсәтү үзәгенең   өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә  196 өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кеше исәптә тора. Яңа ел башыннан  белгечләр график нигезендә,  хезмәт җыелмаларыннан файдаланучыларга күрсәтелә торган эшнең сыйфатын тикшерү максатыннан, өлкән яшьтәгеләрнең  яшәү урыннары буенча йөрделәр.

   Визит барышында шулай ук курсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, таныш булмаган кешеләр белән үз -  үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше турындагы сораулар да каралды. Социаль  хезмәт җыелмаларыннан файдаланучылар белән анкета да үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International