Кошлар һәм аларның тормышларын сурәтләгән фотоиллюстрацияләрне карау.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

 

       2020 ел 30 гыйнварында “Кайгырту” приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кошлар һәм аларның тормышларын сурәтләгән фотоиллюстрацияләрне карау»дигән уеннар белән дәрес үткәрде. Максаты: туган як кошларының тормышы һәм аларның үзенчәлекләре турында күзаллауны киңәйтү һәм ачыклау, тере һәм тере булмаган табигать белән бәйләнешне күрү, логик фикерләүне үстерү. Гади һәм катлаулы тәкъдимнәрнең структурасын камилләштерергә, балалар сөйләмендә аналоглар буенча төзелгән сүзләрне активлаштырырга.  Әйләнә-тирә табигатькә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

        Сюрпризлы момент: Незнакайка килә, ул кошлар турында берни дә белми. Балалар аның белән һәм тәрбияче белән бергә кошлар тавышлары тыңладылар. Балалар һәм Незнакайка, картинкалар карап,   кошларның кыяфәтләрен, кайда яшиләүләрен, кайчан гаилә тудыруларын, ничек хәрәкәтләнүләрен белделәр. Табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр, «Кайтаваз», «Катлаулы сүзләр», «Уйла, нинди кош?" » , "Чылбыр» « Дүртенче артык», «Табигатьне сакла», «Игелекле ташлар», дигән уеннар уйнадылар,  "Кошлар очышы" динамик паузасы үткәрделәр.

       Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International