2020 елның 29 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан 2020 ел – хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән Татарстан Республикасында “Ветеран белән ял көне” дигән социаль проект оештыру планлаштырыла. Бу проект Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга социаль һәм медицина ярдәм итү аша яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.
«Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районы «Сәламәтлек эстафетасы» Республика акциясенә кушылды. «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют хезмәткәрләре әлеге акциядә катнаштылар
29.01.2020 елда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә инновацион технология буенча төркемле психологик дәрес үткәрелде: «Хисләр планетасы» белән 27 алучылар социаль хезмәтләр.
Бүген Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты артистлары белән очрашты.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева балалар, социаль хезмәт алучылар белән «безнең сәламәтлек дошманнары һәм дуслары» дигән дәрес үткәрде. Балалар" Мин привит» мультфильмын карадылар, нинди прививкалар булуын, ни өчен прививка ясарга кирәклеген белделәр
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Үзәк район китапханәсенә бардылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Алабугада “Доверие” үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән социаль хезмәт алучылар блокадалы Ленинградта яшәүче Громов В. С. белән очрашканнар.
2020 елның 30 январендә Балтач районының Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Раимова Зоя Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
30 январь көнне Кукмара муниципаль районы Олыяз авылында яшәүче, 2005 нче елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәттән файдаланучы, ялгыз торучы, Назия Гайнетдин кызы Гимадиева үзенең 90 яшен каршылады.
Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең юристы Эльвира Юра кызы , өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Дамира Радик кызы, өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Светлана Минисабир кызы, Назия Гайнетдин кызын кайнар котладылар. Назия Гайнетдин кызы кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, үзәк җитәкчелегенә социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп, котлап истэлекле бүләк тапшырылды.
“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Назия апа.