«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан эшләнгән. Проект ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Галимова Н.Х. «якшәмбе көн» не шефлыкка алды. Социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. карамактагыларга азык-төлек алып килде, ә соңыннан чәй өстәле артында бик кызыклы әңгәмә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International