"Өй хайваннары". Түбән Каманың "Веста" үзәге

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

2020 нче елның 28 нче гыйнвары көнне "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова 16 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Өй хайваннары" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: йорт хайваннары турында белемнәрне киңәйтү.

Хайваннарның психикага һәм балаларның үз-үзен тотышына йогынтысы турында күптәннән билгеле. Балаларның күбесе җәнлекләрне ярата һәм дүрт аяклы дуслары булу турында хыяллана. Бу баланы игелекле, кайгыртучан һәм җаваплы булырга өйрәтү өчен яхшы сәбәп. Балалар һәрвакыт кызыксыну белән хайваннар темасына җавап бирәләр. Бу дәрес искәрмә улмады. Балалар бик теләп дәрескә “кунакка” килгән төрле йорт хайваннарын каршыладылар. Барлык уен биремнәре сөйләмне үстерүгә, сүзлек запасын киңәйтүгә, әйләнә-тирә чынбарлыкка карата тотрыклы кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән иде. Нәниләр йорт хайваннарының тавышларын искә төшерделәр, кул эшләре белән биремнәрне үттеләр. Шнуровка күнегүе аеруча кызыксыну уятты. Музыкаль һәм иҗади өлеш шулай ук билгеләнгән тема белән үрелеп барды.

Әлеге дәрес нәниләрдә дә, әниләрдә дә зур кызыксыну уятты. Ул бик җанлы һәм кызыклы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International