2020 нче елның 29 нчы гыйнварында «Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәнү»технологиясе буенча чираттагы шөгеллэнү узды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Хәсәншина Гөлсинә 1 төркем инвалиды белэн атнага 3 тапкыр бер сәгать дәвамында дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә.
Акыл эшчәнлеге өчен тренировкаланган баш мие генә түгел, ә тренировкаланган тән дә кирәк. Хәрәкәт активлыгының оптималь сайланган режимы, физик күнегүләр психик процессларга, киеренке интеллектуаль эшчәнлеккә акыллы тотрыклылык формалаштыруга уңай йогынты ясый.
Социаль хезмәт алучы мондый мөмкинлек өчен рәхмәт белдерә һәм хәленең яхшыруын сизә.