«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар өчен «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: практикада үз хисләреңне билгеләргә, тискәре эмоцияләр кичерүдә төркем әгъзалары арасында ни дәрәҗәдә охшаш булганны күрергә өйрәнү.
Дәрес “Монда һәм хәзер»” күнегүе белән башланып китте. Катнашучыларга төркемдә эш башланган вакытка үз халәтен белдерергә тәкъдим ителде. Аннары катнашучылар «Куркулар» күнегүен үтәделәр һәм хәвефлелек дәрәҗәсен ачыклау өчен «Психологик халәтеңне бәяләү» тестын уздылар. Киеренкелекне бетерү һәм эмоциональ халәтне коррекцияләү өчен катнашучылар дәрес ахырында "Дөнья образы-витражлар" күнегүен үтәделәр.
Үткәрелгән күнегүдән соң клуб катнашучылары үз хис-тойгылары белән уртаклаштылар, эмоциональ халәтләен яхшырта һәм куркуларын җиңә алдылармы икәнлеге турында сөйләделәр.