2 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында, тәрбияче Гилемханова А. "Хәрефләрне матур язу күнекмәләре" дигән тема астында дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова һәм социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Бер-берегезгә яхшылык бүләк итегез» дигән темага мини- тренинг үткәрделәр. Чарада 27 кеше катнашты.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны туплау, дуслаштыру, бер-берсе белән аралаша белергә өйрәтү иде.
Мини- тренинг дәвамында социаль хезмәт алучылар «Молекула һәм атомнар», «Уч төпләре», «Лезгинка» дигән уеннар аша үзләренең унай һәм тискәре якларын ачыкладылар.
Матур, күңелле мелодия астында “Тылсымлы чәчәк” ясау социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрде. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм шатлык көче өстәде.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Яшьләр клиникасы» психологлары белән берлектә закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен «Игелекле эшләр атмосферасы» дип аталган темага дәрес үткәрделәр.
“Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты” нда социаль эш буенча белгеч һәм психолог-тәрбияче белән бәйлэү җебеннән оберег-курчак-ясау буенча осталык сәгате үткәрелде.
Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында «Бочча» hәм «Джакколо» спорт уеннары буенча ярышлар булып узды
2 нче апрель көнне Сарман муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре план нигезендә социаль участокларга чыктылар.
“Здравушка” реабилитация үзәгендә “Көлке көне” бәйрәме турында мәгълүмат. “Здравушка” “Көлке көне” бәйрәме узды. Махсус шушы бәйрәм өчен ата-аналар “Шалкан” спектаклен әзерләделәр. Клепа һәм Анфиса иселе клоуннар бәйрәмнең кунаклары булдылар. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
«Сәламәтлек баскычы» курсы кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Татьяна Евлентьева социаль ярдәм күрсәтелүче, мөмкинлекләре чикле балаларга “Капкага тимичә үт” дип аталган дәрес үткәрде.
1 апрель- Халыкара кошлар яклау көне, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә “Канатлы дусларны яклыйк!” дигән акция узды.
"Җылы оеклар" хәйрия акциясе
2 нче апрель 2018 г, дүшәмбе
Пасха бәйрәме алдыннан Гыйбадәтханәләрдә дин әһелләре һәм приход активистлары "Җылы оеклар" хәйрия акциясе уздыралар. Бу өлкән һәм ялгыз кешеләргә язгы җепшек , дымлы көннәрдә җылы булсын дип кайгыртучанлык максатыннан уздырыла. Интернатта 47 кеше яши. Оекларны Семен Атакай килеп интернатта яшәүче Һәр кешегә үзе тапшырды. Очрашу җылы шартларда узды, анын изге сүзләрен һәм бүләкләрен әби-бабайлар бик теләп кабул иттелэр.