Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш–яшәү рәвешен ныгыту максатыннан чыгып, Арча балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүче кечкенәләр төркеме сенсор бүлмәсендә һәрдаим ял итәләр.
Безнең күпчелегебез бер дә уйламыйча күп кенә кирәксез-яраксыз үйберлүрне чүплеккә итеп ата. Шул кирүксез дип уйлаган үйберлүрнең берсе - пластик шешүлүрнең бөкесе.
Бу бөкелүрнең яңа куллану ысулларын "Маяк" социаль үзәгендә үзләштерәләр, "Виноград" дип аталган энәләр савытына әверелдерәләр.
«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәгендә эшләүче социаль белгеч Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызларга “Үз-үзеңне бәяләү” дип аталган дәрес үткәрде.
"Минзәлә муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" Социаль приютында" тәрбиячеләр Рөстәм Кадышев һәм Диана Красильникова 1 апрель көнне 2018 елгы кызыклы конкурслы программа «көлке Көне» оештырдылар.
02 апрель 2018 ел, дүшәмбе
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында “Гомуми эш” Гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проекты буенча “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын хәбәр иттеләр.
Аралашу максаты – ни өчен кешеләр хәмерне сатып ала һәм аны эчә? Бу аларның шәхси сайлавы, яки кемдер алар өчен сайлаган?
Шуннан сон белгечләр балалар белән “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән фильмны карадылар.
Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.
2018 елнын 2 апрелендә Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Беренче апрель берәүгә дә ышанма» дип исемләнгән чара үткәрелде.
03 апрель 2018 ел, сишәмбе
2018 нче ел Татарстан Республикасында Лев Николай улы Толстой елы дип игълан ителгән.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова Лев Толстой иҗатына багышланган чара үткәрде.
Чарада картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче 11 кеше катнашты.
Чараның максаты булып, өлкән яшьтәге җәмәгатьлэрне hәм инвалидларны бөек язучы Лев Толстойның иҗаты белән таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту тора.
Картлар hәм инвалидлар йортында «Музей–Ясная Поляна утары» дип аталган виртуаль дәрес-экскурсия үткәрелде. Шулай ук бөек язучының әсәрләре буенча рәсем конкурсы оештырылды. Чара картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә бик ошады.
2018 елның 27 мартында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган 8 өлкәннебез Шәмәрдән авылы Т.Нәҗмиев исемендәге китапханәгә җыелдылар. Китапхәнә хезмәткәре Садыйкова Гөлназ Хатмулла кызы язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 яшь уңаеннан аның биографиясе белән таныштырып үтте. Өлкәннәребездә бу очрашу язучыга карата зур кызыксыну уятты.
03.04.2018г. “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшусмерләр тернәкләндерү үзәгендә “ Бергә булдырабыз”
02. 03.2018 “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшусмерләр тернәкләндерү үзәгендәге “ Бергә булдырабыз"