Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова һәм социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Бер-берегезгә яхшылык бүләк итегез» дигән темага мини- тренинг үткәрделәр. Чарада 27 кеше катнашты.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны туплау, дуслаштыру, бер-берсе белән аралаша белергә өйрәтү иде.
Мини- тренинг дәвамында социаль хезмәт алучылар «Молекула һәм атомнар», «Уч төпләре», «Лезгинка» дигән уеннар аша үзләренең унай һәм тискәре якларын ачыкладылар.
Матур, күңелле мелодия астында “Тылсымлы чәчәк” ясау социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрде. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм шатлык көче өстәде.