Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында «Бочча» hәм «Джакколо» спорт уеннары буенча ярышлар булып узды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

   Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында  «Бочча» hәм «Джакколо» спорт уеннары буенча ярышлар булып узды.

   Социаль хезмәт күрсәтү учреждениелары арасында «Буыннар сәламәтлеге» проекты кысаларында үткәрелгән ярышта  Алабуга психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

   Уен нәтиҗәләре буенча ике командадан да җиңүчеләр билгеләнде. Көчле уенчы дип Алабуга психоневрология интернатыннан Данил Зубринских, ә Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатыннан Пермь өлкәсендә булып узган Россиякулэм фестивалендә катнашкан Сергей Подоплелов билгеләнде.

   Барлык катнашучыларга  да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International