«Үзгәрешләр җиле» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Яшьләр клиникасы» психологлары белән берлектә закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен «Игелекле эшләр атмосферасы» дип аталган темага дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеген аңлату; толерантлык, игелеклелек төшенчәсен аңлату; эйләнә-тирәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беркетү.
Очрашу башында яшүсмерләргә «Сәламәт яшәүгә мотивация» дип аталган видеоязма күрсәтелде. Фильм беткәч, балаларга күргәннәре буенча фикер алышырга тәкъдим ителде. Әгәр әңгәмә башында яшүсмерләр әңгәмәгә теләр-теләмәс, оялып кына кушылсалар, тора-бара үз фикерләре, фильмны карагач туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Нинди генә эш булуына карамастан, теләкләреңне тормышка ашырам дип максат куйсаң, күп нәрсәгә ирешергә була, тик моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм үзенең сәламәтлегеңне сакларга кирәк дигән уйларын белгерделәр.
Чара ахырында яшүсмерләр алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк дигән теләкләрен белгерделәр.