"Җылы оеклар" хәйрия акциясе
2 нче апрель 2018 г, дүшәмбе
Пасха бәйрәме алдыннан Гыйбадәтханәләрдә дин әһелләре һәм приход активистлары "Җылы оеклар" хәйрия акциясе уздыралар. Бу өлкән һәм ялгыз кешеләргә язгы җепшек , дымлы көннәрдә җылы булсын дип кайгыртучанлык максатыннан уздырыла. Интернатта 47 кеше яши. Оекларны Семен Атакай килеп интернатта яшәүче Һәр кешегә үзе тапшырды. Очрашу җылы шартларда узды, анын изге сүзләрен һәм бүләкләрен әби-бабайлар бик теләп кабул иттелэр.