Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге: «Социаль участокларга планлы визитлар»

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

   2 нче апрель көнне Сарман муниципаль районы  “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре  план нигезендә  социаль участокларга  чыктылар. Төрле проблемалары булган гаиләләрнең өйләренә чыгу -  белгечләр белән гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтне тагын да якынайтучы бердәнбер чара. Визитларның  максатлары: комплекслы психологик, педагогик, хокукый ярдәм күрсәтү һәм “Язгы игелек атнасы” хәйриячелек акциясы кысаларында җыелган әйберләрне ияләренә, ягъни      социаль  яктан имин булмаган, кризис хәлендә калган гаиләләргә  тапшыру иде. Визит барышында  белгечләр Нуриева Ләйсән, Арсланов Марс, Низамова Наталья, Глухова Елена гаиләләрендә психоэмоциональ мөнәсәбәтләрне стабильләштерүгә, конфликтсыз мөнәсәбәтләр  урнаштыруга,  әти – әниләрнең педагогик яктан хәбәрдарлыкларын үстерүгә юнәлтелгән     консультацияләр уздырдылар; автомат янгын сигнализациясен дөрес итеп куллану мөһимлеген аңлаттылар. Күп балалы Нуриевлар, Глуховлар гаиләләренә “Язгы игелек атнасы” кысаларында тупланган  йомшак уенчыклар, канцелярия  товарларын  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International