«Сәламәтлек баскычы» курсы кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Татьяна Евлентьева социаль ярдәм күрсәтелүче, мөмкинлекләре чикле балаларга “Капкага тимичә үт” дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: хәрәкәтчәнлек эшчәнлеген һәм хәрәкәтлек күнекмәләрен үстерүне җайга салу.
Дәрес уен формасында узды. Беренче эш итеп дәрестә катнашучылар кул астындагы предметлардан капка ясадылар. Балаларның бурычы булып шул капкага тимичә генә, аны аудармыйча гына узу торды. Башта балалар капканы ачык күзләре белән, ә аннары шул ук эшне күзләрен ябып үттеләр, әлбәттә, балалар теләп катнашсыннар өчен белгеч аларны гел мактап торды.
Дәрес туплы күнегүләр белән дәвам итте - катнашучылар ясалма капкага тупны кертергә тырыштылар.Бу беренче карашка гади генә күнегү объектлар хәрәкәте вакытындакүрү сәләтен үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткән вакытта моторлы күнекмәләр дәрәҗәсен формалаштыра. Балалар шунда ук үзләрен чын «футболчылар» дип күз алдына китерделәр, букүнегү балааларда зур кызыксыну уятты һәм алар азартка бирелеп капкага туп кертүләрен дәвам иттеләр.
Барлык катнашучылар да күнегүләрнебик теләп башкардылар, актив булдылар, дәрескә бирелгән вакыт сизелмичә дә үтеп китте.