ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елнын 29 март конне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында , балаларның сэламэтлеген яхшырту максатыннан тэрбияче Әскэрова М.С җитэкчелегендэ саф һавада “Язгы эстафета” уеннары уткәрелде.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында 29 март конне семинар үткэрелде. Семинарнын темасы «Социаль приютларда тэрбиялэнүче балаларнын ата-аналары белэн эшлэү методлары һәм формалары». Бу семинарда: Балтач, Арча, Әтнэ, Биектау, Кукмара, Питрэч, Балык Бистэсе, Саба, Телэче районнарынын  специалистлары катнаштылар. Татарстан Республикасынын Хезмэт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан Чернова Л.Т., Татарстан Республикасынын  Саба муниципаль районынын Башкарма Комитеты житэкчесе Ишниязов М.Р., Татарстан Республикасы Хезмэт, халыкны эш белэн тәэмин иту һэм социаль яклау министрлыгынын Саба районынын социаль яклау булеге житэкчесе Хужин М.М. катнаштылар. Семинар бик унышлы үтте.

2 апрель, Дүшәмбе

Алабуга районының “Доверие” үзәге психологы социаль хезмәт күрсәтелүче 5 бала өчен “Сталкер” программасы буенча  дәрес үткәрде.

Күнегүләрне үтәү барышында балалар авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр, үзләрен зурларча тоту күнекмәләрен үзләштерделәр. “Нәрсәләр мине зур кеше итә, һәм өлкәннәр үз-үзләрен ничек тота?” – кебек сорауларга җавап эзләделәр.

Кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләр арасында “зур булу” төшенчәсен начар яктан аңлаучылар бар (үз-үзен начар тоту, начар гадәтләрне үзләштерү һ.б.). Мондый очракларда әти-әниләр өчен иң мөһиме – зурларның һәрбер гамәлләре, тирә-ягындагы кешеләр белән мөнәсәбәте өчен үзләре җаваплы булуын балаларга тиешенчә аңлату.

Яшүсмерләрнең наркомания белән мавыгуының төп сәбәпләре – зурларга охшарга тырышу, һәм вакытында “юк” дип әйтә белмәү. “Сталкер” программасы кысаларында үткәрелгән икенче дәрес ( программада барлыгы 10 дәрес) балаларда начар гадәтләргә җәлеп итүче кешеләргә карата бәйсезлек, үз фикереңне әйтү, аны яклый белү күнекмәләре формалаштыру өчен ярдәм итте.

Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты декреты һәм РСФСР халык комиссарлары советы белән 1920 елның 27 май көнендә Татарстан  Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) игълан ителде.

2 апрель 2018 ел.

Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "без үзебезнең йортыбызны яратабыз" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараның максаты - яңа "Гаилә советы" проектын гамәлгә кертү. Интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова җыелучыларны әлеге проектның положениесе белән таныштырды. Соңыннан тавыш бирү юлы белән дүрт юнәлеш эшчәнлеге (спорт, күңел ачу, шефлык ярдәме, хокук тәртибә) булган Комитет әгъзалары сайланды.

Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән яңа проектны кабул иттеләр, үз фикерләрен белдерделәр һәм үзләре арасыннан лаеклы кандидатларны тәкъдим иттеләр.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә остаз Марина Кузнецова  социаль хезмәт  алучылар өчен нокталап рәсем ясау техникасы («Поинт-ту поинт» (Роint-to-point)») буенча мастер-класс үткәрде.

     Чараның максаты – гадәти булмаган  рәсем ясау техникасы белән таныштыру, эстетика һәм сәнгатьне аңлау, кул эшчәнлеген арттыру, түземлелек тәрбияләү иде.               

     Нокталап рәсем ясау техникасы иң гади техникаларның берсе булып исәпләнә. Ул иске сувенирларга,үзенең матурлыгын югалткан аксессуарларга яңа тормыш бирә.

    Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мастер-класс барышында нокталап рәсем ясау техникасының нигезләре, аңа кирәкле материаллар,акрил буяулар белән бизәкләр, эшләү принциплары белән таныштылар. Остаз нокта ясау өчен тюбиктагы буяуны нинди күләмдә чыгарырга кирәклеген күрсәтте. Социаль хезмәт  алучылар беренче эшләрен бер генә төрле буяу белән эшләсәләр, калган эшләрдә төрле төстәге буяулар кулланып, искитмәле композицияләр ясадылар.

     Мастер-класста катнашучылар нокталап рәсем ясау дәверендә үзләренә күңел тынычлыгы, рухи байлык, күтәренке кәеф алдылар.

   Чарада 10 кеше катнашты.

Челны-носок фабрикасына экскурсия

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе реабилитантлары 43нче мәктәп укучылары белән берлектә 02нче апрельдә  Челны-носок фабрикасында экскурсиядә булдылар. Белгечләр фабрика белән таныштырдылар, яна җиһазлар, чыгара торган продукция белән таныштырдылар. Чигү цехенда аббревиатура тошеру үзенчәлекләрен күрсәттеләр.

2018 елның 29 мартында Әккәрәй урта мәктәбендә әһәмиятле вакыйга булды. Социаль проект кысаларында “ЛУКОЙЛ” һәм “РИТЭК” хәйрия фонды “СПОРТ. СӘЛАМӘТЛЕК. ЫШАНЫЧ” гаилә бәйрәме уздырды.Чараның исеме “Тату гаилә”, максаты- мөмкинлекләре чикле балалар белән спорт чаралары уздыру. Проектның җитәкчесе- Микушова Г.И. мондый чараларны ай саен үткәрә.


30
март, 2018 ел
җомга

Балигъ булмаган балалар арасында җәбер-золым булдырмау программасы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәттә торучы балалар өчен «Тойгылар белән идарә итәргә өйрәнәбез» дип аталган чара үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарның психоэмоциональ торышын тигезләү.

«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Яшеллек могҗизасы" дигән акция игълан ителде. Социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International