1 апрель- Халыкара кошлар яклау көне, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә “Канатлы дусларны яклыйк!” дигән акция узды.
Акциянең максаты –кошларга җимлек ясау һәм урнаштыру аша балаларга табигать саклау эшчәнлеген гадәтләндерү.
Педагоглар һәм социаль хезмәт алучылар үз куллары белән кошларга төрле ашамлыклар һәм җимлекләр әзерләп, аларны Северьян Морозов исемендәге шәһәр мәдәният ял паркына эләләр.
“Канатлы дусларны яклыйк!” акциясе балаларны, ата-аналарны һәм укытучыларны кошларга ярдәм итү теләге белән берләштерде һәм барлык тирә-юньдәге халыкның игътибарын, сакчыл һәм изге мөнәсәбәтен үзенә җәлеп итте.
Елена Косолапова, тәрбияче