Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән “Өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге гражданнар белән үзара уңай мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан нәтиҗәле эш алымнары һәм методлары” темасы астында чираттагы методик сәгать уздырылды. Әлеге методик сәгатьтә хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын, бурычларын башкаруда этика нигезләрен белү, өлкәннәрнең ихтияҗларына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру һәм социаль өлкәгә кагылышлы законнар буенча белемнәрне ныгыту каралды. Күнекмәләр вакытында һәр катнашучының кулына “Өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләү дәверендә социаль хезмәткәрләр өчен киңәшләр” дип исемләнгән буклет тапшырылды. Уздырылган методик сәгать социаль хезмәткәрләрнең профессиональ компетенцияләрен формалаштыру, яңа эшли башлаган хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан оештырылды.
2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота"да хезмәт саклау буенча белгеч Лилия Нурмөхәмәтова янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде
Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында иҗтимагый хезмәт күрсәтү буләкчесе хезмәткәре Яшина Анастасия җитәкчелегендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга өйдә иҗтимагый хезмәтләр күрсәтү һәм ярдәм итү максаты белән "Кар һәм язгы ташу" дигән акция уздырылды.
30 март көнне 2018 елда "Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат - йорты" нда эвакуацияләү һәм шартлы янгын сүндерү буенча өйрәнүләр уздырылды .
Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Инна Гатина 10-нчы номерлы социаль участокта тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләдәге балалар арасында «Якты Пасха Бәйрәм» дигән чара уздырды.
4 апрель көнне 2018 елгы Казан бүлегендә Үзәге уздырылган социаль-реабилитационное чара.
3 нче апрель көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. “Үзебезнең организмыбызны өйрәнәбез” дигән дәрес үткәрде.
Язгы каникул вакытында Аксубай районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүче балалар Чистай шәһәрендә «Шәһәр тарихы» музеенда булдылар.
Олы көн, яки Пасха- христианнарның иң борынгы һәм мөһим, чиркәү гыйбадәтендә иң олы, шатлык һәм яктылык тулы мөгҗизалы бер бәйрәм.
Яшел Үзән психоневрологик интернаты тәэмин ителүчеләре әлеге бәйрәмне һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Яшь инвалидлар һәм олы яштәгеләр, тәрбиячеләр җитәкчелегендә, социаль-педагогик бүлегендә бәйрәм стендын әзерләделәр.