Кар һәм язгы ташу. Менделеев

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында иҗтимагый хезмәт күрсәтү буләкчесе хезмәткәре  Яшина Анастасия  җитәкчелегендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга өйдә иҗтимагый хезмәтләр күрсәтү һәм ярдәм итү максаты белән "Кар һәм язгы ташу" дигән акция уздырылды. Акциянең  бурычлары: йорт яны территорияләрен һәм түбәләрне кардан чистарту; йортны су басуны булдырмау чараларын уздыру.

Апрель башында Камай авылында яшәүче, 1928 нче елда туган,  Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәйнетдинова Зайрә ханымга Мобиль бригада  ярдәме оештырылды. Мобиль бригада составына 3 иҗтимагый хезмәткәр һәм 2 волонтер кергән.

Иҗтимагый хезмәткәрләр һәм волонтерлар, көрәкләрне кулга алып, кардан түбәне һәм йорт яны территорияләрен чыстарттылар.  Эш көйле, төгәл һәм оешкан төстә барды.

Зәйнетдинова Зайра ханым башкарылган эшләр белән бик канәгать калды һәм барлык катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Бер ай дәвамында мобиль бригаданың   ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга  ярдәм планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International