Христианнарның иң мөһим бәйрәмен каршы алуын көткәндә

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

4 апрель 2018 ел.

Олы көн, яки Пасха- христианнарның иң борынгы һәм мөһим, чиркәү гыйбадәтендә иң олы, шатлык һәм яктылык тулы мөгҗизалы бер бәйрәм.

Яшел Үзән психоневрологик интернаты тәэмин ителүчеләре әлеге бәйрәмне һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Яшь инвалидлар һәм олы яштәгеләр, тәрбиячеләр җитәкчелегендә, социаль-педагогик бүлегендә бәйрәм стендын әзерләделәр. Якынлашып килүче бәйрәм белән ихлас котлаулар, якты, ачык төсле рәсемнәр- тәэмин ителүчеләр һәм хезмәткәрләрнең, шулай ук интернат кунакларының күңелләрен күтәрә.

Бәйрәм алды һәм бәйрәмне көтү һавасы тәэмин ителүчеләргә уңай тәсир итеп, үз-үзләрен бәяләүләрен һәм эшчәнлекләрен арттыра. Ни дисәң дә, үзеңне кирәкле итеп хис итү, бераз булса да, якын тирәдәгеләргә файдалы булу- мөһим һәм күңелле бер эш.

Тәрбиячеләр: В.Н. Чернышова, Н.А. Артемьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International