3 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты- интернаты тәрбиячесе Исмәгыйлова Э.Х. “Үзебезнең организмыбызны өйрәнәбез” дигән дәрес үткәрде.Дәреснең максаты:
-үз организмыңны күзаллау,аның төзелешен өйрәнү;
-фикерләү сәләтен үстерү;
-үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрестә барысы 8 бала катнашты.Тәрбияче дәресне әңгәмә белән башлап җибәрде.Рәсемгә карап һәрбер органның кайсы урында урнашканын, аның ничек эшләвен өйрәнделәр.Алган мәгълүматларны тикшерү максатыннан дәрес ахырында бергәләп башваткыч чиштеләр.Дәрес бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.