«Якты Пасха Бәйрәм». «Веста» Үзәге.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Инна Гатина 10-нчы номерлы социаль участокта тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләдәге балалар арасында «Якты Пасха Бәйрәм» дигән чара уздырды. Максат: рус халкының традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балаларны Якты Пасха бәйрәмнең килеп тарихы белән таныштырды. Бәйрәмнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре, символлары һәм алар белән бәйле булган борынгы ритуаллары бар икәнен әйтеп үтте. Пасха уты, чишмә суы, йомырка, күмәч, җырлар – болар барысы да тарихы белән еракларга барып тоташа торган бәйрәмнең символлары булып торалар. Мәсәлән, йомырка кечкенә могҗиза тууын символлаштыра, безнең ата-бабаларыбыз шул йомыраларга догалар, бизәкләр, могҗизалы юраулар яза торган булганнар. Пасхада җырлана торган җырларда муллык, хезмәтне ярату, тормышны, хуҗалыкны алып бара белү һәм башка сыйфатлар сүрәтлнә.

Балаларга дәрес бик ошады, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткергәне өчен белгечкә рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International