Арча РЦДПОВ "Исток надежды" Түбән- Аты теплицасына экскурсия

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча районы Түбән –Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка бардылар. Яшелчә үстерүчеләр балаларга аңлаешлы итеп ничек кыяр, помидор, борыч, кәбестә, виктория, уңышы алу серләрен аңлаттылар. Һәр этабын практик хезмәттә күрсәттеләр.  Балаларга  хезмәтнең барышын, ничек  уңыш алуга  ирешеп булуның серләрен аңлатты.  Мондый очрашуларга ай саен чакырды.    Балалар зур кызыксыну белән хезмәкәрләрнең фидакарь эшләрен,  теплицаның зурлыгына, андагы тәртипкә кыяр помидор уңышына шаккатылар.  Ахырдан балалрны кыяр уңышы белән сыйладылар.

     Мондый очрашулар балаларда табигатькә мәхәббәт уята, төрле профессияләр белән таныштыра, киләчәк тормышларында үзләренә  хезмәт сайлау  мөмкинлеге тудыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International