2018 елның 30 мартта Кемерово сәүдә үзәгендә "Кышкы Чия" янганнан соң , "Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" нда эвакуацияләү һәм шартлы янгын сүндерү буенча күнекмә үткәрелде .
Башта барлык хезмәткәрләргә һәм яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Кешеләрне янгын турында хәбәр итү системасын гамәлгә китерделәр, запас эвакуацион ишекләрне ачтылар. Җаваплы хезмәткәрләр шартлы янгын сүндерергә керештеләр. Өйрәнүләр ишегалдында җыелып нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды.