Социаль хезмәткәрләр өчен методик сәгать уздырылды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән “Өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге гражданнар белән үзара уңай мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан нәтиҗәле эш алымнары һәм методлары” темасы астында чираттагы методик сәгать уздырылды. Әлеге методик сәгатьтә хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын, бурычларын башкаруда этика нигезләрен белү, өлкәннәрнең ихтияҗларына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру һәм социаль өлкәгә кагылышлы законнар буенча белемнәрне ныгыту каралды. Күнекмәләр вакытында һәр катнашучының кулына “Өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләү дәверендә социаль хезмәткәрләр өчен киңәшләр”  дип исемләнгән буклет тапшырылды. Уздырылган методик сәгать социаль хезмәткәрләрнең профессиональ компетенцияләрен формалаштыру, яңа эшли башлаган хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан  оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International