«Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар белән «Негатив яңгырыннан кулчатыр» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.
17 апрельдә социаль хезмәткәрләрнен чираттагы җыелышы булып узды. Җыелышта ойдә социаль хезмәт курсәту булекчәсе мөдире Галимҗанова Л.О. яңа “Мемуаратерапия” инновацион технологиясе турында сойләде. Бу технология өлкән кешегә җәмгыять тормышында актив катнашып, яшь чакларын искә төшереп, авыруларын оныттырып торырга ярдәм итәр дигән максат куелды. Олыларның яшь вакыттагы истәлеклэре белән уртаклашу, сугыш елларындагы вакыйгаларны искә төшерү өчен, аларны бер материал итеп туплау максатыннан бу технология белән эшләү алымнары өйрәнелде.
17 нче апрель, 2018 нче ел, сишәмбе
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы һәм эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе үткәрелде. Күнекмәдә үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар барлыгы 64 кеше катнашты.
Күнегү максаты: хезмәткәрләрнең һәм социаль хезмәт алучыларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерүләре һәм куллана белүләрен тикшерү иде.
Тренировка нәтиҗәләре буенча акт төзелде, хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар уку күнекмә таләпләрен вакытында, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмыйча, төгәл үтәп чыктылар,
Үзәк җитәкчелеге чарада катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм ашыгыч хезмәт телефоннарын искәртте.
Арча «Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә саклану чаралары эшләү буенча мастер –класс үткәрелде
2018 елның 16 апреленда тәрбияче Смелова Н.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нәрсә ул “Яхшы”һәм “Начар” мәгънәләрен аңлату, әйләнә тирәдәгеләр белән элемтә булдыру, уңай характер тәрбияләү максатыннан «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар» дигән презентация һәм әңгәмә үткәрде.
17 апрель көнне социаль “Маяк” үзәгендә адаптация затлар өчен бирмичә, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре дәресе узды, аны багышланган иде беренче ярдәм күрсәтү. Хезмәткәрләре учреждениесе белделәр, нәрсә эшләргә кан акканда, сөякләрне сынгырганда һәм башка ашыгыч очракларда.
17 апрель көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында бер-берсен ошатып йөргән пар үзләренең мөнәсәбәтләрен никах белән ныгыттылар.
«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова “Аеклык ноктасы” проектына йөрүче хатын-кызлар белән “Мөстәкыйль танып белү” темасына чираттагы дәрес үткәрде.
“Рәсәй -2018” чарасы кысасында Менделеев районында “Берег Надежды” халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмасының гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Агләметдинова Елена ата-аналар өчен “Яшүсмерләр һәм наркотиклар” дигән темага әңгәмә үткәрде. Бу чарада бүлекчәдә иҗтимагый ярдәм алучы 7 гаилә катнашты.