17 апрель 2018 ел, сишәмбе
17 апрель көнне тәрбиячеләр Калимуллина Мәрзия hәм Рожина Любовь тарафыннан үткәрелгән чара “Минем Алабугам” дип аталды,әңгәмә формасында үткәрелгән чара үзенең максаты итеп патриотик тәрбияне күзаллады.
Балигъ булмаганар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү эше кысаларында “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан «Батырлык Державасы армия белән нык» дип аталган дәрес үткәрелде.
2018 нчы ел 17 нче апрель, сишәмбе
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “КамАЗ” культура йортыннан Тамара Якушкина җитәкчелегендә “Рухлану” бию иҗат төркеме мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясадылар.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арындырып тору һәм җыр-моң аша күңелләрен күтәрү иде.
Залда бәйрәм рухы барлыкка килде. Артистлар чыгышы тамашачыларга бик ошады, дәртле биюләр, вальслар, җыр, шигырьләр аларга энергия өстәде һәм ләззәт бирде.
Шушындый чаралар үткәргәннән соң, инвалидларның кәефләре яхшыра һәм яшәү дәрте арта.
Чарада 49 социаль хезмәт алучы катнашты.
Татарстан Республикасында 2017 елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык башланды. ТР Экология министры Александр Шадриков искә төшергәнчә, республикада территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык традицион рәвештә 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Икеайлык #айдавыходи лозунгы астында уза.
Әлеге акцияне үткәрү кысаларында Чүпрәле муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" барлык хезмәткәрләре өмәгә чыкты
«Иҗтимагый проектлау технологиясе» - чираттагы тема узды ГАУСО КЦСОН « Исток – Башлангыч» Лениногорск муниципал районында.
Экология музеена экскурсия
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 15 инвалид баласы тәрбияче Савайтан Н.В. белән берлектә 17нче апрельдә “Сможем вместе” проекты кысасында 50нче мәктәптә экология музеенда булдылар. Алар Идел тирәли регионы жәнлекләре, усемлекләре белән таныштылар.Кызыксындырган бик күп сорауларга жавап алдылар.
17 апрель 2018ел
Гарденотерапия - ул үсемлекләр ярдәме белән психосоциаль, профессиональ тернәкләндерү эшен алып бару. Практика күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бик теләп үсемлекләр үстерәләр. Бу эш белән шөгыльләнү кешенең кәефен күтәрә, тынычландыра. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабаларыбыз да бик теләп шөгыльләнә бу эш белән. Март аенда алар чәчәкләр һәм помидор орлыкларын чәчтеләр, апрельдә усентеләрне, бүлмә гөлләрен аерып утырттылар. Алга таба усентеләрне күзәтергә кирәк: вакытында су сибү һәм өстәмә тукландырып тору зарур.
Ә бездә кунакта Петрушка! Шундый сүзләр белән «Гнездышко» приюты бәләкәйләр группасы балалары өчен театр тамашасы башланды.
“Апрель” тернәкләндерү үзәгенең яхены бер традиция бар.
«Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Кукмара районы халкына квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан, соңгы биш ел дәверендә коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә: социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча ярдәм эшләре алып барыла, консультациялар бирелә, уртак профилактика чаралары уткәрелә.
13 апрель көнне гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре һәм чиркәү хезмэткэре тарафыннан Пасха бәйрәменә карата хәйрия ашы уткәрелде. Бу чарада социаль ярдәмгә мохтаж 11 гаилә катнашты.
Гаиләләр алдында директор урынбасары Инна Геннадий кызы, балигь булмаган балалар белэн эшләүче өлкән инспектор Гөлназ Саубан кызы, күп балалы әни Любовь Степан кызы чыгыш ясады. Әңгәмә барышында мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт, зарарлы гадәтләр темалары каралды. Гаилә темасына карата уеннар уткәрелде, истэлекле буләкләр өләшенде.