«Негатив яңгырыннан кулчатыр». «Веста» Үзәге.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

«Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар белән «Негатив яңгырыннан кулчатыр» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: дәрестә катнашучыларның психоэмоциональ халәтен тигезләү.

 Дәрес башында хатын-кызлар әкрен көй астында релаксацион кунегүләр ясадылар, «Үпкәләү», «Йөрәктәге уйлар», «Гафу итү», «Диңгез» кебек медитация күнегүләре ясадылар. Әлеге биремнәр катнашучыларга тормыш артыннан кумыйча гына яшәргә, авыр эш көненнән соң тынычланырга, тормышны башкача төзергә комачаулый торган эчке тисәре хисләрне онытырга һәм алар өстндә эшләргә ярдәм итте.

Катнашучылар бик кызыклы һәм файдалы күнегү дип «Диңгез» медитациясен атадылар. Ул акрынлап хатын-кызларның сулышын тигезләде, якты киләчәк турында матур уйлар уйларга ирек бирде. Алар фикеренчә, нәкъ менә шундый халәт хәзерге шау-шулы тормышта җитми.

 Йомгаклау вакытында, күп кенә катнашучылар чит кешегә ышанып, йөрәгеңне ачу; үз тормышыңны сөйләүне авыр дип атадылар, чөнки күпчелеге моның ничек эшләнүен белмиләр, яисә гел онытканнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International