Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Мастер класс

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Арча «Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә саклану  чаралары эшләү буенча мастер –класс үткәрелде. Мамык Һәм марледан эшләнгән бәйләнмә һәрбер кеше өчен һава аркылы йога торган торле йогышлы авырулардан, шулай ук төтен исләреннән саклау чарасы буларак кулланыла. Дәрес башында хезмәт белгече Г. Сәлихҗанова балалар һәм аларның әти –әниләре белән саклану чаралары һәм алар белән ничек дөрес куллану турында әңгәмә үткәрде. Ул  мондый бәйләнмәнең һәрбер кешедә булырга тиешлеген искәртеп үтте. Аннан соң бәйләмәләр эшләү тәртибе белән таныштырды. Гөлнара Сәлихҗанова сүзләре буенча үз кулың белән эшләнгән бәйләнмәләр озаграк хезмәт күрсәтә һәм аларны кабат кулланып була. Шулай ук мондый мастер –классларда балалалар кул хезмәтенә өйрәнәләр һәм үз эшләренең нәтиҗәсен күреп сөенәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International