“Рәсәй -2018” чарасы кысасында Менделеев районында “Берег Надежды” халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмасының гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Агләметдинова Елена ата-аналар өчен “Яшүсмерләр һәм наркотиклар” дигән темага әңгәмә үткәрде. Бу чарада бүлекчәдә иҗтимагый ярдәм алучы 7 гаилә катнашты.
Чараның максаты – ата-аналарга, яшүсмер арасында наркотик матдәләр куллану проблемасын яктырту.
Бүлекчә белгече ата-аналарга яшүсмерләрнең наркотик куллануның сәбәпләре һәм нэтиҗәләре турында сөйләде. Ата-аналар игътибарына “Яшүсмер арасында наркомания” дигән видеоролик тәкъдим ителде. Бу очрашу дискуссия рәвешендә барды: ничек балаларны дәһшәтле гадәтләрдән саклап калырга , наркотикларны кулланамы-кулланмыймы һәм яшүсмәрне бу куркыныч адымга нәрсә этәргәнен ничек белергә?
Ата-аналар: “Наркотикларга каршы гайләгә һәм мәктәпкә бергәләшергә кирәк!”, дигән бердәм фикергә килделәр .
Чарада катнашучыларга наркобәйле һәм сәламәт кешенең портретын “ясарга” тәкъдим ителде . Әти–әниләр наркотиклар кулланучы кешенең тышкы кыяфәтендә булган үзгәрешләрне ачык итеп кузаллый алдылар.
Әңгәмә ахрында чарада катнашучыларга “Бәләдән ничек котылырга?”,”Әгәр сез баланың наркотиклар куллануында шикләнсәгез нишләргә?” дигән темаларга буклетлар тапшырылды.