Никах - өйләнешү буенча мөселман йоласы.17 апрель көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында бер-берсен яратып йөргән пар үзләренең мөнәсәбәтләрен никах белән ныгыттылар.Никах йоласын Мамадыш шәһәренең "Изге нур" мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт үткәрде. Имам никах догасы укыды, никахтагы ир белән хатынның хокуклары турында аңлатты. Йоладан соң өйләнешүче парларны интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр котлады.