2018 елның 16 апреленда тәрбияче Смелова Н.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нәрсә ул “Яхшы”һәм “Начар” мәгънәләрен аңлату, әйләнә тирәдәгеләр белән элемтә булдыру, уңай характер тәрбияләү максатыннан «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар» дигән презентация һәм әңгәмә үткәрде.
Тәрбияләнүчеләр презентация карадылар. Соңынннан балалар яхшы һәм начар кылган гамәлләре, характерның нинди сыйфалары “яхшы” һәм “начар” кешене билгеләвен ачыкларга тырыштылар.
Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр “Яхшы һәм начар гадәтләр “ исемле уен уйнадылар, нәрсә эшләргә яраганны, нәрсә эшләргә ярамаганны сөйләделәр.