Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында “ Һәрбер һөнәр кирәкле” темасына дәрес

2018 елның 17 апреле, сишәмбе
16 нчы апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Зиганшина Р.З. балалар белән берлектә, “ Һәрбер һөнәр кирәкле” темасына дәрес үткәрде. Бу дәреснең максаты: • Һөнәрләр турында мәгълүмат бирү; . Һәр кешенең нинди һөнәр иясе икәнлекләрен эш мохиттенә карап билгели алуларына ирешү; . Һәр һөнәр иясенә карата мәхәббәт тәрбияләү. Һәр профессия кирәк, һәр профессия мөһим. Әлбәттә, кеше ,укып бетергәч, нинди дә булса һөнәр сайларга, аның буенча эшләргә тиеш. Ә инде, аның мөмкинлеге юк икән, яисә сәламәтлеге чикләнгән икән, ул үз тормышын алып барыр өчен барыбер нинди дә эш белән шөгыльләнергә хаклы. Шул максаттан, без балалар белән нинди профессиялэр барлыгы, аларның эш рәвеше турында сойләштек. Балаларга, нинди генә һөнәр иясе булса да, аның дөньяда кирәкле, мөһимлеге аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International