Безнең балалар йортында ел әйлэнэсе төрле чаралар еш булып тора. Бүген ,18 нче апрель көнне,тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе “Безнең беренче уңыш” дигән тема астында чара оештырды.Барысы 8 бала катнашты.
18 апрель 2018 ел, чәршәмбе
Сәламәтлекне ныгыту, саклау, шәhси гигиена турында булган белемнәрне тирәнрәк төшендерү максатыннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәhси гигиена” дип исемләнгән практик шөгыль үтте,шөгыльне тәрбиячеләр Апикова Роза hәм Рожина Любовь уздырды.
Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә , сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр 17 апрель - Бөтендөнья кофе көнен билгеләп үтте. Бергәләшеп өстәл сервировкасы серләрен өйрәндек, тәмләп эчемлектән авыз иттек.
2018 елның 17 апреленда социаль педагог Смелова Н.А мәктәпяшендәге балалар белән һөнәрсайла угаҗаваплыкар ашформалаштыру сайлау һөн әрсайлау чикләренкиңә йтү һәм мәгълүмата лумаксатында «Һөнәр-тирәбездә» дигән тренинг үткәрде.
2018т елның 17 апреленда «Забота» приютында тәрбияче Карамзина О.В. "Без-спортчылар!" дигән сюжетно-рольлеуен үткәрде. Максат:Балаларга спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында белем бирү,йөрү, йөгерү, ыргыту,үрмәләү спорт күнекмәләрен камилләштерү. Физик сыйфатны үстерү: тизлек, җитезлек, хәрәкәткоординациясе,киңлектә ориентир булдыру.
17 апрель 2018 ел, сишәмбе
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәрес 3 этапта утте.
1 этапта дәресне психолог алып барды. Дәрес барышында балаларны берләштеру максатыннан “Җыерчыклар” һәм “Агач” дип аталучы уеннар үткәрде. Ә дәрес ахырында балалар “Минем агач” дигән темага рәсем ясадылар.
2 этапта педагог әйберлэрне күренеш аша аера белүне ныгыту максатыннан “Дашаның бүлмәсе” дип аталучы уен үткәрде. Шулай ук балалар уен вакытында өй җиһазларын дөрес итеп кую тәртибен дә өйрәнделәр. Ә дәрес ахырында “Игелекле җәнлек” уенын уйнадылар.
3 этапта әти-әнилэр белән балаларның буш вакытын дөрес үткэрү максатыннан “Уйный-уйный өйрәнәбез” темасына группалы эш уткәрелде.
17 апрельдә «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем сәләтем – минем мөмкинлекләрем» юнәлеше буенча Бөгелмә профессиональ-педагогика көллияте студентлары үзәк белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация узәгендәге 21социаль хезмәт файдаланучыларына эшче һөнәрләре буенча музыкаль дайджест үткәрделәр.
Без булдырабыз” проекты кысаларында “Апрель” тернәкләндерү үзәге специалистларының Югары-Отар интернат йорты хезмәткәрләре белән чираттагы очрашуы булып узды.
Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә чираттагы ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары гаиләләрнең шәхси тернәкләндерү планының үтәлешен карадылар, гаиләләр белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды, исәптә торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары турында фикер алыштылар. Профилактика системасы субъектларының социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшчәнлегенә анализ ясалды.
«Уйный-уйный өйрәнәбез» шөгыльләр циклы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Анастасия Ильина социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен «Танышу» дигән төркемле чара уздырды.