Эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

17 нче апрель, 2018 нче ел, сишәмбе

      Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт  алучылар һәм хезмәткәрләр  белән янгын куркынычсызлыгы һәм эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе үткәрелде.  Күнекмәдә үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар барлыгы 64 кеше катнашты.

  Күнегү максаты: хезмәткәрләрнең һәм социаль хезмәт алучыларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерүләре һәм куллана белүләрен  тикшерү иде.

   Тренировка нәтиҗәләре буенча акт төзелде, хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар уку күнекмә таләпләрен вакытында, куркынычсызлык кагыйдәләрен  бозмыйча, төгәл үтәп чыктылар,

    Үзәк җитәкчелеге чарада катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен һәм ашыгыч хезмәт телефоннарын искәртте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International