ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  “Язның бер көне елны туйдыра” ди халык әйтеме. Яз җитү белән авыл халкы яшелчә үсентеләре белән мәш килә.

   Бу җәһәттән Федоровка картлар йортында яшәүчеләр дә хезмәт терапевты Алина Артемьева белән “Гарденотерапия” технологиясе кысаларында яшелчә  һәм  чәчәк үсентеләре утырттылар. Бу эшнең  максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең  үзләрен кирәкле һәм  файдалы итеп тою. Хәзер аларның  көндәлек эшләре шул үсентеләрне карап - тәрбияләп, су сибеп  тору. Бу эш аларга зур канәгатьлек хисе бирә. Ә кыш көне өстәлләрдә үз кулларың белән үстергән яшелчәләрне күрү – икеләтә шатлык китерер.

19 апрель 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Закирова Сәкинә hәм Нигмәтҗанова Зөлфирә “Кошлар безнең дуслар!” дигән темага танып белү, ныгыту уены үткәрделәр.

Барлыкка килгән традиция буенча, май бәйрәмнәре алдыннан «Берег Надежды»  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең  социаль эш буенча белгече Наталья Борис кызы Щербакова социаль хезмәтләр алучылар өчен  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең символы булган - Георгий тасмасын  кулланып декоратив брошь ясау буенча мастер - класс уздыра.

Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә һәр җыен саен, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен “80нче еллар хитлары” исемле бию кичәсе уза.

2018 елның 18 апрель көнне   “Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә  Бөтенсоюз Ленин Коммунистик эшче һәм крестьян яшьләр берлегенең 100 еллык юбилеена багышланган чара узды.

Бөек язучы Лев Николаевич Толстой истәлегенә багышланган «Гнездышко» приютында  «Яраткан хикәяләр һәм әкиятләр» иҗади чара узды.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең  «Келәм» яшьләр инициативасы Үзәгендә  “Милләтләр фестивале” дигән чара узды.

Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше кысаларында 9нчы номерлы социаль участокта «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдәге 13 яшүсмер өчен «Үзеңә карата булган уңай мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дип аталган дәрес үткәрде.

2018 елның 12 апреле көнне “Веста” Үзәге белгечләре Олеся Мингазетдинова һәм Әльфия Байкова Муниципаль автоном өстәмә белем бирү «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү Үзәге» балалар “Кванториум” технопаркы вәкилләре белән берлектә социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр өчен күргәзмә оештырды.

18 апрельдә Үзәгендә социаль адаптацияләү "Маяк" психолог Сабирова Гөлия арт - терапия дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International