Бөек язучы Лев Николаевич Толстой истәлегенә багышланган «Гнездышко» приютында «Яраткан хикәяләр һәм әкиятләр» иҗади чара узды. Балалар бөек рус язучысының әсәрләрен укыдылар, «Филиппок», «Подкидыш», «Птичка», «Котенок» әсәрләре буенча фикер алыштылар, әсәрләрдәге төп геройларның сыйфатларын ачыкладылар, аларның кылган гамәлләренә бәя бирделәр һәм үзләрен шул геройлар урынына куеп карадылар. Язучының барлык хикәяләре балаларга карата мәхәббәт белән сугарылган.
Иҗади кичәдән соң Л. Н.Толстойның әкиятләр һәм хикәяләре буенча рәсем конкурсы оештырылды.