“Кванториум” күргәзмәсе. “Веста” Үзәге.

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 елның 12 апреле көнне “Веста” Үзәге белгечләре Олеся Мингазетдинова һәм Әльфия Байкова Муниципаль автоном өстәмә белем бирү «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү Үзәге» балалар “Кванториум” технопаркы вәкилләре белән берлектә социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр өчен күргәзмә оештырды. Максаты: технопарк эшчәнлеге һәм өстәмә белем алу аша нинди һөнәр белгечләре бар икәне белән танышу.

Күргәзмә башында килгән кунакларга «Кванториум» укучылары “Яңача Кызыл Калфак әките”н күрсәттеләр. Уен формасындагы тамаша, балаларга гади куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерү максаты белән күрсәтелде. Тамаша тәмамланганнан соң технопарк укучылары һәм лаборант балалар мастер-класслар күрсәттеләр. Катнашучылар “тылсымлы химия дөнья”сына чумдылар, үзләрен рәссам итеп тойдылар, 2D рәсем ясау серләренә төшенделәр, шулай ук 3D сканировать итү технологиясе белән таныштылар, роботлар белән идарә иттеләр. Төрле физик күренешләр һәм процесслар өйрәнеп була торган һәм төрле электр чылбырларын ясап була торган электрон конструктор балаларга зур куаныч бирде.

Чара ахырында балалар һәм ата-аналар “Кванториум”да күргән бар әйбергә дә сокланып карауларын, технопарктан уңай хисәр белән китүләрен әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International