Георгий тасмасы, КЦСОН Менделеев

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда Гвардия тасмасын  ешрак Георгий тасмасы дип йөртәләр, чөнки ул әле дә безнен йөрәкләрне тетрәндерә торган  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең символы булып танылды…

Барлыкка килгән традиция буенча, май бәйрәмнәре алдыннан «Берег Надежды»  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең  социаль эш буенча белгече Наталья Борис кызы Щербакова социаль хезмәтләр алучылар өчен  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең символы булган - Георгий тасмасын  кулланып декоратив брошь ясау буенча мастер - класс уздыра. Ә быел әлеге чара  23 нче апрельдә башланучы Бөтенроссия «Георгий тасмасы» акциясенә  туры килде.

Мастер-класснын максаты: Георгий тасмасын кулланып, декоратив брошь әзерләу, Бөек Ватан Сугышында җиңү яулаган  гаскәрләргә карата булган  горурлыкны һәм хәтерне саклап калу.

Мастер-класста катнашучылар Георгий тасмасынын барлыкка килү тарихын, нинди Совет бүләкләре белән  кулланылганын белделәр. Канзаши техникасында Георгий тасмасыннан Җиңү Көненә  кукрәккә тага торган чәчәк кебек декоратив брошь ясауның серләренә төшенделәр.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бик теләп үз куллары белән тасмадан ясаган декоратив брошьлар төрле һәм оригиналь килеп чыкты. Чарада һәр катнашучы үзенә истәлеккә әзерләгән - Җиңү символын, 9 нчы майда горурланып парадка тагып чыгачакларын әйттеләр.

Акция комплекслы үзәктә 9 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International