Рәсәй – купмилләтле ил, аның территориясендә бик күп санлы милләт халкы яши. Шәһәребездә иңгә-иң яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләре, традицияләре, мәдәнияте белән танышу, талантлы яшьләрне алга этәрү, иҗади аралашу максаты белән Түбән Кама шәһәренең «Келәм» яшьләр инициативасы Үзәгендә “Милләтләр фестивале” дигән чара узды. Фестивальдә Түбән Кама шәһәренең балалар иҗат төркемнәре катнашты. Әлбәттә, бу чарадан «Веста» Үзәгендә тәрбияләнүче балалар да читтә калмадылар һәм үз чыгышларында тамашачыларга грек халкын тәкъдим иттеләр. Бу чыгышта грек халкының гореф-гадәте, яшәеше күрсәтелде, балалар грек телендә “Опа опа та бузуки” җырын җырладылар, «Сиртаки» биюен күрсәттеләр.
Әлеге проект Түбән Кама шәһәрендә үсеп килүче буын арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган чара булып тора. Фестивальдә катнашучы балалар һәм аларны әзерләгән педагоглар рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр. Фестиваль чәй өстәлендә, чарада күрсәтелүче милләт халыклары әзерләп алып килгән милли ризыклар белән тулы өстәлләр артында дәвам итте.