Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр җыен саен, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен “80нче еллар хитлары” исемле бию кичәсе уза.
Ничә яшьтә булуларын да онытып, рәхәтләнеп бииләр, бер-берсе белән аралашалар. 18 апрель көнне дискотека рок-н-ролл көне уңаеннан билгеләп үтелде.