Яңа Чишмә муниципальрайоны «Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социальярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сенсор бүлмәдә инвалид бала белән чираттагы очрашу үкәрделәр.
2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре, Республика матди ярдәм үзәгенең 35 нче бүлеге хезмәткәрләре икеайлык кысаларында экологик өмә үткәрделәр.
«Ветераннар янәшәдә яши»
Район җирлегендә яшәгән Бөек ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә багышлап куп санлы чаралар хәм акциялар уткэрелэ, шулай ук адреслы ярдәм курсәтелә.
«Родник» халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәге белгечләре ярдәмендә районнын торак пунктларына чыгу башкарылды, ветераннарыбызнын торак- көнкуреш шартлары турында актлар тутырылды.
Бөек ватан сугышы ветераннарының , тол калган хатыннарына, хәләк булган Бөек ватан сугышы ветераннарын тыл хезмәтчәннәренә, социаль хезмәткәрләрнең бермә – бер эше активлашты.Социаль хезмәткәрләр тарафыннан көн – күреш хезмәтләре девизы астында «Чиста ишегалды», «Саф бакча алды» , «Чиста тәрәзә», «Һәйкәлләргә юл», «Ветераннар янәшәдә яши» . Ветераннарыбызга , тыл хезмәтчәннәренә баргач әнгәмә салмак кына уткән тормыш юлларына искә тошерүгә күчә иде, андый әнгәмәләрдән соң безнең арада тагында көчлерәк буыннар бәйләнеше ныгыды.
17.04.2018г., сишәмбе
ГАУСО КЦСОН «Исток – Башлангыч» социаль-реабилитация булегендә «Исәнме яз!» дип аталган кызыклы конкурс үтте.
2018 ел Россиядә ”Волонтерлар елы” итеп игълан ителде. “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе Баулы муниципаль районы мәктәпләренең волонтерлары белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә.
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен бөек язучы Л.Н. Толстоның 190 еллыгына багышланган әдәби кичә узды.
"Өмәсе". "КЦСОН"Надежда" Әгерҗе муниципаль районында
2018 елның 18 апрелендә Яшел Үзән психоневрологик интернатының актлар залында, Игелек атнасын билгеләүгә багышланган “Йөрәгеңдә игелек чәч” тамаша- чарасы уздырылды. Чараның максаты- интернатта яшәүчеләр арасында әхлак нормаларын, үзара аралашу тәрбиясен, игелек, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләрне формалаштыру һәм аларның тормышта ролен аңлату иде.
18 нче апрель көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселокта яшәүче Сабиров Әхәт Хәлиулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районының башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. һәм Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” директоры Равилин Р.Р. котладылар.
2018 нче ел 18 нче апрель, чәршәмбе
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр өчен Чаллы шәһәре 3 нче ИП «Үзәк» участок урынбасары Руслан Мөхәммәтшин кәрәзле элемтә һәм социаль челтәрләр аша караклык турында лекция белән чыгыш ясады.
Чараның максаты: гражданнарның телефон һәм Интернет аша караклыкта алданмау һәм тормышта куркынычсызлык карарларын анализлый белү буенча сәләтләрен үстерү һәм белемен күтәрү иде.
Бүгенге көндә караклар кешеләрне алдау өчен бик күп алымнар кулланалар. Кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрләре аша ешрак өлкән яшьтәге гражданнар караклыкның корбаны булалар.
Белгеч иң киң таралган төр караклык турында һәм мондый җинаятьләрне дистанцион юл белән ачу һәм алардан саклану алымнары турында сөйләде. Үзәк хезмәткәрләре лекция аша бу төр җазаларны, бигрәк тә алданучы өлкән яшьтәге гражданнарның, иң киң таралган караклык схемаларын һәм ысулларын үзләштерделәр.
Чарада 22 кеше катнашты.