“Язның бер көне елны туйдыра” ди халык әйтеме. Яз җитү белән авыл халкы яшелчә үсентеләре белән мәш килә.
Бу җәһәттән Федоровка картлар йортында яшәүчеләр дә хезмәт терапевты Алина Артемьева белән “Гарденотерапия” технологиясе кысаларында яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырттылар. Бу эшнең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең үзләрен кирәкле һәм файдалы итеп тою. Хәзер аларның көндәлек эшләре шул үсентеләрне карап - тәрбияләп, су сибеп тору. Бу эш аларга зур канәгатьлек хисе бирә. Ә кыш көне өстәлләрдә үз кулларың белән үстергән яшелчәләрне күрү – икеләтә шатлык китерер.