«Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану». «Веста» Үзәге.

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше кысаларында 9нчы номерлы социаль участокта «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдәге 13 яшүсмер өчен «Үзеңә карата булган уңай мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: «Мин» уңай образын формалаштыру.

Катнашучыларны актив эшчәнлеккә кертү өчен дәрес башында “Кояш яктырта....” дип аталган уен-активатор үткәрелде. Алып баручы катнашучыларга туп атты, тупны тоткан бала үзенең исем-фамилиясен һәм яраткан фильмын әйтергә тиеш иде. Үзләрендә булган уңай сыйфатларны активлаштуру максатыннан  балалар белән: «Мин - кешелек өчен бүләк, чөнки...» (катнашучыларны бурычы - әлеге сүзтезмәне тәмамлау), «Минем Галәм» (катнашучыларга күптәннән һәм бүгенге көнгә кадәр алар яраткан әберләрне искә төшерү), медитация «Океандагы калкавыч » (катнашучылар күзләрен йомып океанда, дулкыннар агымы буенча үзләрен калкавыч кебек күзаллау), «Мандалының эчке киңлеге» (кешенең эчке дөньясы символы, түгәрәкнең тышкы ягы – әйләнә-тирә дөнья) кебек күнегүләр үткәрелде.  

Йомгаклау өлешендә күп кенә балалар, «Мин – кешелек өчен бүләк, чөнки...» күнегүен үтүне авыр диеп атадылар, чөнки алар тыйнаклык күпчелегебезгә “эчтә” яшәүче күп кенә матур сыйфатларны күрсәтергә комачаулый дип саный. Ә «Минем Галәм» күнегүен барыннан да күбрәк уңай хис-кичерешләр китерде дип уртаклаштылар. Яшүсмерләр бик теләп үзләренең яраткан фильмнарын, тапшыруларны һ.б. искә төшерделәр. Балалар һәрвакыт күтәренке күңел, яхшы кәеф белән яшәсеннәр өчен, психолог аларга “Җан тынычлыгы” дигән китапчыклар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International