ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  18 апрель көнне,  Сарман муниципаль районы мәгариф бүлегенең актлар залында  ведомствоара   тәрбия органнары вәкилләре һәм гомум белем бирү мәктәпләре  директорларының  тәрбия – өйрәтү эшләре буенча урынбасарларының  эшлекле очрашуы  булып узды. 

19 нчы апрель, 2018 ел. пәнңешәмбе

      Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенә  "Креатив” уку-укыту үзәге  чәчтараш укучылары Галина Баглаева җитәкчелегендә хәйрия нигезендә социаль хезмәт алучыларга  чәч кистерү хезмәте күрсәттеләр.

     Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эстетик һәм финанс ягыннан ярдәм күрсәтү  иде.

     Күп кенә  мөмкинлекләре чикле кешеләр чәчтарашка еш бара алмыйлар, чөнки бу хезмәт түләүле.

    26 социаль хезмәт алучы чәч  кистереп һәм матур прическалар ясатып, үзләренә бәйрәм бүләге ясадылар һәм укучыларның эшләреннән канәгать калдылар. 

 

Социаль «Маяк» үзәгендә 19 апрель аенда шәфкать туташы Маркова Надежда 17 яшәүчеләргә әңгәмә үткәрде.

19 апрель көнне 2018 «Баулы ДИПИ» сында социаль хезмәтләр  алучылар һәм хезмәткәрләренең шартлы янгын сүндерүенең чираттагы эвакуацияләүе

үткәрелде.  

19 апрель көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда да ПСЧ32 ФКУ « Татарстан республикасының 2нче ОФПС ГПС” берлегендә  янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте.

  Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 18 апрель  көнне узган өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең гомуми җыелышында   сыйфатлы итеп хезмәт  күрсәтү буенча аңлату  эшләре алып барылды.

Язгы игелеклелек атнасы ул- гомумрәсәй ихтыяри хәрәкәт. Яшел Үзән психоневрологик интернатының футбол мәйданчыгында Сәламәт Яшәү Рәвешенә ярдәм итү йөзеннән «Дуслар елмаюы» исемле спорт, юмор һәм дуслык бәйрәме уздырылды.

Арча балалар hәм яшүсмерләр төрнэкләндерү үзәгендэ “Өмет чаткысы” интерактив тавышлы  “Палетто” җиhазы белән эш алып барыла.

Быел бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 яшьлек юбилеена багышланган ел булганга күрә, "Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты"нда “Лев Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты” дип аталген композиция ясалды.

18 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының шәфкатьлелек бүлегендә тәрбияче Садыйкова Г.Г. тарафыннан “Җиңү көне” темасына багышланган чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International