Иганәчеләр ярдәме белән Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында компьютерлар булдырылды һәм интернет кертелде.
20 нче апрель 2018 нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәре Үзәк район рус җәмгыяте “Умырзая” ветераннар хоры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясадылар.
Чараның максаты: халык сәнгать иҗаты аша илебезнең узган тарихын хөрмәт белән искә төшерү һәм патриот хисләр тәрбияләү иде.
Концерт программасы репертуарындагы патриотик, халык (рус, татар) һәм шаян җырлар, бию белән үрелеп барды, социаль хезмәтләр алучыларны комсомол тормышы елларына алып кайтты.
Ветераннар хоры җитәкчесе Николай Негодяев һәм аның иҗади коллективы тамашачыларга киләчәккә ышаныч тудырды һәм уңай энергия өстәде.
Чарада 49 социаль хезмәт алучы катнашты.
20 апрель 2018 ел, Җомга
Алабуга муниципаль районындагы «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» нигезендә чираттагы социаль тернәкләндерү консилиумы узды. Консилиум составына мәгариф, социаль яклау, эчке эшләр, мәдәният идарәләре, яшьләр һәм спорт туризм эшләре буенча торган оешмаларының җаваплы вәкилләре керә.
Көн тәртибендә 3 сорау иде: республиканың мәгълүмат системасына профилактика субъектлары белән кертелгән «Сигналь карталарын» карау, балалалар белән тәрбия эшчәнлеге турында, мәгариф органнары һәм ата-аналар сорау буенча баланы социаль реабилитацияләү оешмасына керту турында, С. гаиләсе белән индивидуаль программа буенча реабилитацияләү нәтиҗәләре турында.
Азакта 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча субъектлар эшенең анализы каралды. Елның 2 нче кварталында үзара эшлэү векторы җилгеләнде.
2018 нче елның 20 апрелендә Әтнә муниципаль районында «Татармультфильм» иҗади төркеме кунак булды. Рәссам-аниматорлар белән очрашуга гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хемәткәрләре тарафыннан ведомство һәм ведмствоара патронатта торучы балалар җәлеп ителде. Әлеге белем бирү проекты Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырыла. «Татармультфильм» берләшмә хезмәткәрләре балаларда патриотик рух тәрбияләү максатыннан дәрес бирделәр, видеоролик күрсәттеләр. Анимация һәм иллюстрацияләр ясауга багышланган мастер-класслар балигъ булмаганнарга татар мультфильмнары туу серләренә төшенергә ярдәм иттеләр. Балалар арасыннан “Век Татарстана-2” халык проектына районның истәлекле урыннарын чагылдыручы рәсемнәре сайланып алынды, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Буген яшел залда Дэулэт Автономияле Социаль Хезмэт Курсэту Учреждениесэ «Чаллы-йорт өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат» бүген җыена бөтен коллектив интернат яшеучаляр җыелды.
Космонавтлар – алга!
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 20 нче апрельдә «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» волонтерлары белән берлектә тәрбиячеләр Савайтан Н.В., Гилязетдинова Г.Р. 56 инвалид бала һәм аларның 13 ата-аналары белән «Космонавтлар – алга!» исемле спорт уеннары оештырдылар. Чын күңелдән ярышып, “космик киңлекләрдә сәяхәт итеп”, бары уңай эмоцияләр тупладылар, баллы күчтәнәчләргә лаек булдылар.
«Милосердие» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре инвалидлык группасы булган хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән “ Социаль хезмәт күрсәтү жыелмасыннан файдаланыргамы яки баш тартыргамы» дигән темага әңгәмә үткәрәләр.